«2014 – 2015 елларга тупланган экологик зыянны бетерү» Федераль максатчан программасы 2013 ел азагына кадәр кабул ителергә тиеш

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Бу турыда Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской «2014 – 2015 елларга тупланган экологик зыянны бетерү» Федераль максатчан программасын тикшерүгә багышланган киңәшмәдә белдерде.
Федераль максатчан программаның максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, тупланган калдыкларның күләмен киметү, элекке экологик зыян объектларын бетерү, уннарча мең гектар пычранган территорияне рекультивацияләү һәм хуҗалык әйләнешенә кертү.
Киңәшмә башында Сергей Донской: зыянны бетерү буенча проектны Федераль максатчан программаның финал вариантына кертү өчен аны әзерләүчеләр 2013 елның 3 июненә кадәр Россия Табигать министрлыгына уртактан финанслау мөмкинлеген раслаучы хатларын һәм җентекле проект-смета документларын тапшырырга тиешләр, дип искәртте. Бирелгән срокка кирәкле документлар пакетын әзерләп өлгермәгән регионнар һәм компанияләр программага 2016 елдан соң гына кушыла алачаклар.
Бүген Федераль максатчан программага 100дән артык региональ проект кертелгән, аның тулай кыйммәте 218 миллиард сум тора. Проектларны регионнар бюджетыннан уртактан финанслаганда аларның бюджет белән тәэмин ителешен исәпкә алу күздә тотыла, диелгән Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.
Программада дәүләти-хосусый партнерлык механизмнары да каралган, аларга бизнес белән уртактан булган, тупланган пычрануларны чистарту буенча яңа технологияләрне әзерләү, апробацияләү, камилләштерү, кулланышка кертү, инновацияләрне эшләүче предприятиеләрдә сынау буенча эксперименталь мәйданнар булдыру юнәлешендәге проектлар керә.
“Хуҗалык итүче субъектларның Федераль максатчан программада катнашуы өчен мотлак бер шарт – уртактан финанслауның анык пропорцияләрен үтәү, аның буенча исә федераль бюджетның өлеше 30 проценттан артмаска тиеш. Калган чараларны бүтән чыганаклар: региональ бюджетлар, грантлар, төрле инвестиция фондлары, шул исәптән халыкара фондлар бирергә тиеш, – дип ассызыклады Россия Табигый байлыклар һәм экология министры. – Бу шартны үтәү программаның финал вариантына ашыгыч экологик тергезүгә мохтаҗ булган “кайнар нокталар”ны мөмкин кадәр күбрәк кертү өчен кирәкле.”
Киңәшмә кысаларында бизнес вәкилләре үз проектлары турында сөйләделәр. Докладлар белән “Роснефть”, “Газпром Нефтехим Салават”, “Башнефть”, “Интер РАО ЕЭС”, “НЗХС” һәм “Евразхолдинг” компанияләре вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы, Самара, Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгород, Свердлов өлкәләре вәкилләре дә тупланган зыянны бетерү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайты материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International