ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Халыкны экологик агарту һәм анда экологик культура формалаштыру өлкәсендә эзлекле эшчәнлек өчен Проектның Халыкара жюрие карары белән Татарстан Милли музееның табигать тарихы бүлеге мөдире Марина Новикова “В.И.Вернадский ордены” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Тантаналы чара Мәскәүдә, Владимир Вернадский исемендәге дәүләт Геология музеенда булып узды.


18
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Казан Милли Технологик тикшеренүләр университетында “Пластмасс, шул исәптән полиэтиленрефталат эшләнмәләрне утилизацияләү һәм икенчел эшкәртү өлкәсендәге идеяләрнең Бөтенроссия конкурсына” йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты. Аның әйтүенчә, Казан Милли Техноогик тикшеренүләр университеты, конкурсантларны бөтен Россиядән – Санкт-Петербургтан алып Камчаткадагы Петропавловскига кадәр арадан җыеп, үзенең “милли” дигән исемен аклады.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча 15 апрельдән 15 июньгә кадәр үткәрелгән икеайлыкка йомгак ясалды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның хәбәр итүенчә, тулаем республика буенча, икеайлык башыннан алып, барлык органнарның көче белән, 1595 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, 1419ы юк ителгән, бу 89% тәшкил итә.

17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (ЦСИАК) хезмәткәрләре үзендә “Волга-М” табигать саклау комплексы булган “Фламинго” экоаналитик контроль патруль судносында Идел буйлап экспедициягә юнәлә. “Казан – Чистай” маршруты чама белән 7 көн дәвам итәчәк.

13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
11 июньдә XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннары Уты Россиядәге Ут Эстафетасы маршрутындагы чираттагы шәһәргә – Ульяновскига килеп җитте. Монда Универсиада символын хөрмәтләп икмәк-тоз һәм татар милли ашамлыгы чәкчәк белән, дәртле барабан ритмнары астында каршы алдылар.
Ульяновскидагы Ут Эстафетасы тантанасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. “Универсиада Уты планетабызның биш континентында булды инде, менә хәзер ул Россия буйлап сәяхәт итә. Мин бүген Универсиаданың төп символын Идел буеның йөрәге – Ульяновски каршы алганга шатмын, – дип белдерде ул. – Ульяновск илебезнең иң динамик үсешле шәһәрләреннән берсе булып тора.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Идел буе районына чираттагы рейд барышында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны таптылар. Тулай мәйданы 1000 кв.м булган чүплек Мирный һәм Утар бистәләре арасында барлыкка килгән. Калдыкларның составын өйрәнгәндә “Казан ясалма күннәр заводы” ЯАҖнең документлары, чеклары, беркетмәләре табылды.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Балык Бистәсендә Куйбышев сусаклагычының уң ягында яр ныгыту корылмасы ачылуга багышланган тантаналы чара һәм “Сулыкларны чистарту көне” акциясе турында “Татарстан” ДТРК телеканалының чираттагы “Экологик патруль” тапшыруын карагыз. Аны http://trt-tv.ru/ekologicheskij-patrul/ekologicheskij-patrul-08-06-13/ юнәлтмәсе белән ачарга мөмкин.

7
июнь, 2013 ел
җомга

Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Казан Кремленең Табигать тарихы музеенда Халыкара Әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган экологик агарту чарасы булып узды. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме һәм Татарстан Җәмәгать палатасының Экология һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе, “Экологик политика һәм культура үзәге” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы, Татарстан Табигать тарихы музее башлангычы белән үткәрелде.


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Рейтинг һәм бәяләү методикасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсенә ярашлы рәвештә әзерләнгән, дөнья аналогларына һәм Экономик хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы критерийларына туры килә. Экологик рейтингны төзү методологиясен Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы өчен Эрнст энд Янг компаниясе әзерләгән.

5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Эколог көне белән котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, Эколог көне – табигатьне саклаучылар, профессионал һәм энтузиастлар, әйләнә-тирәлекне саклау һәм тергезү кебек игелекле эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләр бәйрәме билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International