Казансу елгасы чүп-чардан чистартылды

2013 елның 2 июне, якшәмбе
2 июньдә, Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Түбән Аръяк пляжында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Татарстан су асты спорты федерациясенең һәм Рус Географик Җәмгыятенең региональ бүлекчәсенең “Сулыкларны чистарту көне” уртак традицион табигать саклау акциясе булып узды.
Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Рус Географик Җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Глухоньков, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең төзекләндерү бүлеге башлыгы урынбасары Евгений Шилов, “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы әгъзалары, “Рус Географик Җәмгыяте” дайверлары һәм бик күп башкалар катнашты.
Бер сәгать эчендә водолазлар Казансу елгасы төбеннән чүп-чар күтәрделәр, бүтәннәр аны ярга чыгарырга булышты. Су төбенең ни торышта икәнен белер өчен, Рөстәм Камалов та чумып чыкты.
Акция барышында елганың төбен чистартудан тыш, яр буйларын да тәртипкә китерделәр. Җыелган чүп-чарның күп өлеше пыяла һәм пластиктан тора иде, аны контейнерларга тутырып, шәһәр халкының ял урыныннан читкә озаттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International