Калдыклар белән идарә итү һәм табигать саклау технологияләре буенча WASTETECH-2013 8нче Халыкара күргәзмә-форумы

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә калдыклар белән идарә итү һәм табигать саклау технологияләре буенча WASTETECH-2013 8нче Халыкара күргәзмә-форумы бара, аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнаша.
Чара Россия Федерациясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрү кысаларында оештырылган. Ул җитештерү һәм кулланыш калдыкларын җыю, саклау, ташу, зарарсызлау һәм файдалану проблемаларын чишүгә, торак пунктларны санитар чистарту һәм төзекләндерүгә, су һәм һава бассейннарын саклауга, пычранган территорияләрне савыктыруга, яңартмалы энергия чыганакларын файдалануга, индустриаль куркынычсызлыкка һәм хезмәтне саклауга багышлана.
Быел күргәзмәдә 300ләп Россия һәм чит ил компаниясе катнаша.
ВэйстТэк-2013”нең эш программасы 10нан артык конференция, семинар, түгәрәк өстәлдән тора.
Кичә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “2014-2015 елларга тупланган экологик зыянны бетерү” Федераль максатчан программасын әзерләү” мәсьәләсе буенча Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә узган киңәшмәдә катнашкан иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International