Россиянең тугыз регионы Идел турында Декларациягә кул куйды

2013 елның 3 июне, дүшәмбе
Кул кую церемониясе шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсендә уза торган III Идел буе экология атнасы кысаларында булып узды.
Документка территорияләре Идел бассейны зонасында урнашкан 9 Россия Федерациясе субъекты: Татарстан, Чуашстан, Калмыкстан республикалары, Әстерхан, Иваново, Самара, Сарытау, Тверь һәм Ульяновск өлкәләре кул куйды.
Татарстан Республикасы, Идел бассейны халкының хәзерге һәм киләчәк буыннары алдында экологик җаваплылык тоеп, Идел турында Декларация кебек мөһим тарихи документ кабул ителүне тулысынча хуплый.
Декларациядә билгеләнгән принциплар буенча эш итү Россия Федерациясе өчен тулаем да, Идел буе федераль округының иң күп сулы субъектларыннан берсе булган Татарстан өчен дә чиктән тыш әһәмиятле.
Татарстан территориясендә Идел елгасының иң зур сусаклагычы, Европаның иң зур һәм дөньяның мәйдан ягыннан өченче ясалма сулыгы – Куйбышев сусаклагычы урнашкан, ул республиканың социаль экономик үсеше һәм халыкның экологик иминлеге өчен бик зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә, су ресурсларын саклау һәм рациональ куллану Татарстанның дәүләти һәм экологик политикасында өстенлекле юнәлеш, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны системалы планлаштыруның һәм тормышка ашыруның нигезе булып тора.
Республикада “Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын 2013-2020 елларда үстерү” максатчан программасы әзерләнде һәм расланды, аны тормышка ашыру кысаларында Татарстан Идел елгасы акваториясендә урнашкан гидротехник корылмаларны киң күләмле реконструкцияләүгә кереште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International