Татарстан Милли музее халыкара куләмендә бәяләнде

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
“Татарстан Республикасы Милли музеенда экологик тирәлекләр” проекты “Социаль башлангычларның экологик культурасы” номинациясендә җиңүче булды, ә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасының табигый тыюлыклары базасында экологик агарту” проекты “Ландшафтларның биологик төрлелеген саклау һәм аларны савыктыру” номинациясендә билгеләп үтелде. Катнашуга Россиянең 50 субъектыннан 300дән артык проекттан гариза бирелгән иде. Аерым алганда – Татарстан Республикасыннан, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларыннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Ставрополь, Диңгез буе, Краснодар крайларыннан, Свердловск, Мурманск, Орел, Вологда өлкәләреннән.
В.И.Вернадский исемендәге Фонд президенты Владимир Грачев, бу проектны тормышка ашыруның нәтиҗәсе булып уңай экологик тәҗрибәне Россия Федерациясенең бүтән субъектларына да тарату торыр, дигән ышаныч белдерде.
Чараның азагында “В.И.Вернадский исемендәге милли экологик премия” буенча унынчы, юбилей конкурсына старт игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International