«Фән, әлбәттә!»

2013 елның 7 июне, җомга

Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Казан Кремленең Табигать тарихы музеенда Халыкара Әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган экологик агарту чарасы булып узды. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме һәм Татарстан Җәмәгать палатасының Экология һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе, “Экологик политика һәм культура үзәге” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы, Татарстан Табигать тарихы музее башлангычы белән үткәрелде.
Экология бәйрәмендә Казан шәһәренең төрле районнарыннан мәктәп укучылары катнашты. Алар өчен экологик викторина үткәрелде, “Экология – Россиянең киләчәге” дигән фильм күрсәтелде, “Фән, әлбәттә!” дигән фәнни-популяр шоу оештырылды.
Оештыручыларның әйтүенчә, мондый чаралар үткәрү яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүдә зур роль уйный һәм аларда экологик культура формалаштыру өчен яхшы башлангыч булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International