Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Эколог көне белән котлады

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Эколог көне белән котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, Эколог көне – табигатьне саклаучылар, профессионал һәм энтузиастлар, әйләнә-тирәлекне саклау һәм тергезү кебек игелекле эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләр бәйрәме билгеләп үтелә.
Бүгенге Эколог көне Россиянең Экология елында һәм Татарстан Республикасының Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында билгеләп үтелә, бу исә аңа аеруча әһәмият өсти. Шунысы куанычлы – соңгы елларда экологик хәрәкәт бездә бөтен халыкка тарала бара һәм иң югары политик дәрәҗәдә өстенлекле яклауга алына.
Республикабызда әйләнә-тирәлекне саклауга, экологик белем бирүгә, җитештерү өлкәсендә экологик куркынычсызлыкны күтәрүгә, экономиканың энергетик һәм ресурс нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә гадәт буенча югары игътибар бүленә. “Татарстан Республикасының 2013-2015 елларда экологик куркынычсызлыгы” республика максатчан программасы әзерләнде һәм уңышлы тормышка ашырыла, ул атмосфера һавасының, су һәм җир ресурсларының сыйфатын яхшыртуга, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү системасын камилләштерүгә юнәлтелгән йөздән артык чарадан тора.
Бу эшкә республиканың табигать саклау чараларына күп чыгымнар юнәлтүче эре индустрия предприятиеләре, фәнни җәмгыятьләре, югары уку һәм академия йортлары, урыннарда санитар-экологик тәртипне тәэмин итүче муниципаль хакимиятләр, экологик җәмәгать оешмалары, күпсанлы активистлар кушылды,
Казанда XXVII җәйге Универсиада уеннары – зур яшьлек һәм спорт бәйрәме үткәрүгә бер ай гына калды. Ул, берсүзсез, башкалабыз халкында һәм кунакларда җуелмас тәэсирләр калдырыр, тиңдәшсез җиңүләре, яңа спорт объектларының һәм мәдәният һәйкәлләрнең мәгърурлыгы белән генә түгел, урамнарның чисталыгы, парк һәм скверларның яшеллеге белән дә истә калыр дип ышанам”, – диелгән Татарстан Президенты котлавында.

ТР Президентының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International