Мирный бистәсенә экологик рейд

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Идел буе районына чираттагы рейд барышында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны таптылар. Тулай мәйданы 1000 кв.м булган чүплек Мирный һәм Утар бистәләре арасында барлыкка килгән. Калдыкларның составын өйрәнгәндә “Казан ясалма күннәр заводы” ЯАҖнең документлары, чеклары, беркетмәләре табылды. Заводның баш инженеры Леонид Шинкаревның сүзләренчә, быел заводның иске корылмалары сүтелгән. Килешүләр өч подрядчы – төзелеш оешмасы белән башкарылган булган. Хәзер чүп-чарның составы буенча кайсы компаниянең рөхсәтсез чүп-чар ташлаганы ачыклана. Факт буенча беркетмә төзелгән. Бозучыга 10-250 мең сумнан ары штраф яный, әйләнә-тирәлеккә китерелгән зыян да исәпләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International