Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы 2011 ел – 2012 елның беренче кварталы өчен Россиянең эре шәһәрләренең беренче экологик рейтингың әзерләде

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
Рейтинг һәм бәяләү методикасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсенә ярашлы рәвештә әзерләнгән, дөнья аналогларына һәм Экономик хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы критерийларына туры килә. Экологик рейтингны төзү методологиясен Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы өчен Эрнст энд Янг компаниясе әзерләгән.
2011 елга рейтинг Россия Федерациясенең аерым субъектлары булып торган 82 шәһәр буенча исәпләнгән. Бәяләү методикасы әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен үз эченә ала, шул ук вакытта халыкара тәкъдимнәрне, бүтән илләр һәм регионнар өчен булган охшаш рейтинглар тәҗрибәсен игътибарда тота. Шунысын да әйтергә кирәк, методика чикләнгән күләмле микъдар күрсәткечләренә нигезләнә, алар буенча белешмәләрне исә шәһәр администрацияләре бирә.
Бүгенге көндә шәһәрләрдә дөньяның яртыдан күбрәк халкы яши. Россиядә шәһәр халкы 74% чамасы. Рейтинг үткәрелгән шәһәрләрдә 2011 елда 55 миллионлап кеше (барлык Россия халкының өчтән бердән күбрәге) яшәгән. Шәһәрләрнең яшәү тирәлеге сыйфаты күрсәткечләре кешеләрнең тормыш итүе һәм эшләве өчен хәлиткеч факторлар булып торалар. Шәһәр хакимиятләренең яшәү өчен уңайлы тирәлек булдыру һәм шәһәр хуҗалыгында ресурслар куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тырышлыклары Россия экономикасының үсешенә сизелерлек өлеш кертә.
Рейтинг шәһәрләрне 7 категория күрсәткечләре буенча бәяли: һава тирәлеге, су куллану һәм суның сыйфаты, калдыклар белән эш итү, территорияләрне файдалану, транспорт, энергия куллану, әйләнә-тирәлеккә йогынты белән идарә итү.
2011 елда шәһәр тирәлеге сыйфатының тулаем рейтингында беренче 5 урынны Волгоград, Санкт-Петербург, Саранск, Вологда һәм Курск алды. Мәскәү һәм Казан 6нчы һәм 7нче урында булып чыктылар. Барлык бу шәһәрләр төрле категорияләрдә шактый югары позицияләрдә торалар. Волгоград калдыклар белән эш итү категориясендә генә беренче урында тора, Вологда һава сыйфаты критерийлары буенча беренче урынга чыккан, ә Курск – судан файдалану буенча.
Рейтингның иң актык урыннарын, барыннан бигрәк, җитәрлек күләмдә белешмәләр бирә алмаган һәм, мөгаен, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге күп кенә мөһим күрсәткечләр буенча ышанычлы статистик белешмәләр җыю системасы булмаган шәһәрләр алды.
Рейтингның максаты – әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү юлы белән яшәү өчен яхшы шартлар тудыру һәм табигый ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү.
Җыелган белешмәләр Россия шәһәрләрен үзара да, Европа, Төньяк Америка, Азия һәм Африка шәһәрләре белән дә чагыштырып карау мөмкинлеген бирә. Бу бигрәк тә Россия шәһәрләрендә бүген булган проблемаларның күләмнәре бәяләнеп бетмәү ихтималы ягыннан мөһим. Әйтик, Россия шәһәрендә яшәүче бер кешегә карата калдыклар барлыкка килүнең уртача еллык күрсәткечләре Россиядә кулланыла торган нормативларны гына түгел, Европа, Азия һәм Африка шәһәрләренең охшаш күрсәткечләрен дә узып киткән.
Мондый рейтингны төзегәндә якын киләчәктә кирәкле белешмәләрнең тулылыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү буенча өстәмә хәстәрләр күрү, шулай ук әйләнә-тирәлек сыйфатының һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүнең тагы да берничә мөһим күрсәткечен исәпкә алу күздә тотыла.
2012 ел өчен экологик рейтингны Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы шушы елның сентябрендә әзерләп чыгарырга исәп тота.
Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International