Артем Сидоров: «Безнең бурыч – республика картасы бүгенгедәй яшел булып калсын»

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча 15 апрельдән 15 июньгә кадәр үткәрелгән икеайлыкка йомгак ясалды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның хәбәр итүенчә, тулаем республика буенча, икеайлык башыннан алып, барлык органнарның көче белән, 1595 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, 1419ы юк ителгән, бу 89% тәшкил итә.
Икеайлык чорында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 10762 бозыш ачыкланган, нәтиҗәләр буенча республиканың 179 предприятие һәм оешмасы, 1034 вазифалы зат юл куелган бозышлар өчен җавапка тартылган, бозучыларга 6000нән артык беркетмә төзелгән. 18.5 млн сумлык тулай суммага штраф санкцияләре салынган.
Иң тупас бозышларга юл куйган оешмаларга карата 61 материал прокуратура органнарына юнәлтелгән. Моннан тыш, җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз урнаштыру аркасында әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплату буенча министрлык тарафыннан претензияләр эше оештырылган. Бозучыларга тулаем 134.5 млн сум чамасы 22 дәгъва белдерелгән, алар буенча хәзерге вакытта суд инстанцияләрендә эш алып барыла.
“Безнең алда барлык табигать саклау службаларының үзара хезмәттәшлеген мөмкин кадәр ныграк тәэмин итү бурычы тора. Федераль күзәтчелек органнары да, республиканыкылар да эшләде, шул исәптән муниципаль күзәтчелек тә булды. Муниципалитетлар калдыкларны экологик җыю һәм чыгару буенча зур эш башкардылар, территорияләрне санитар чистарту схемасын тәртипкә китерделәр. Өстәмә кадрлар, автотранспорт җәлеп ителде, тикшерү графиклары мөмкин булганча озайтылды.
Икеайлык үткәрү һәм 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек кысаларында аеруча игътибар Казанга бирелде. Санитар-экологик икеайлык төгәлләнүгә карамастан, барлык күзәтчелек органнары көчәйтелгән режимда эшләүне дәвам итәләр. Бу, беренче чиратта, алда торган универсиада белән бәйле”, – дип белдерде Артем Сидоров.
Брифингта шулай ук Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Наим Җамалиев, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International