Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны аерып җыю урыннарына рейд ясадылар. Бүгенгәчә Казанда шундый 27 нокта җиһазланган. Калдыкларны җыюның бу системасы катыргыны, пыяла савытларны, полиэтиленны икенчел чимал итеп файдаланырга мөмкинлек бирә, шуның белән калдыкларның күләме һәм әйләнә-тирәлеккә көчәнеш киметелә.
Бүген Казанда “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2013 елның беренче яртысындагы эшенә йомгаклар ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләр төркеменең эшчәнлеге җентекләп каралды. Атмосфера һавасына, су объектларына һәм җир ресурсларына техноген йөкләнешне киметүгә юнәлтелгән төп экологик бурычлар турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады.
2013 елның 6 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.06.2013 №1127‑р карарына ярашлы рәвештә, Казанда “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” дип аталган VIII Регион-ара фәнни-практик конференция үткәреләчәк. Чараны 2013 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумы һәм VIII Махсус “XXI гасырның экотехнологияләре һәм корылмалары” күргәзмәсе кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә.
Бу ял көннәрендә Зәңгәр күлдә коенырга һәм ял итәргә килгән бер төркем фикердәшләр күл буенда 10 капчык чүп-чар җыйдылар. Яшьләр ярны ял итүчеләр ташлап калдыра торган шешәләрдән, пластик пакетлардан, бер тапкырлы салфетка һәм савыт-сабадан чистарттылар. Эш аннары Тирән күл буенда дәвам итте, аның ярлары да чүп-чардан тазартылды. Табигатькә битараф булмаган бу кешеләр ял итүчеләрне әйләнә-тирәлеккә сак карарга, үз артыңнан җыештырырга, чүп-чарны пакетларга салып махсус урыннарга ташларга өндиләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында республиканың традицион нефть саммитында катнашты. Саммитның эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнашты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та бар иде.
Россия табигать фәннәре академиясе һәм Регион-ара хәйрия башлангычлары җәмәгать фонды тарафыннан 2012-13 елларның X “ЭкоДөнья” Милли Экологик Премиясе конкурсы үткәрелә.
2013 елның көзендә Түбән Камада агач утырту буенча киң күләмле акция башлана. Моңарчы булмаган санда чыршы, каен һәм усаклар утырту күздә тотыла. Түбән Каманың уннарча урамы һәм ишегалды төзекләндереләчәк.
Хәзерге вакытта шәһәрне яшелләндерү буенча яңа муниципаль программа төзелә. Бу проектны эшләүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен агач утырту акциясенә исем уйлап табарга һәм яшелләндерү соралган урыннар турында хәбәр итәргә кирәк.
Атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Түбән Камадагы күчмә экологик лаборатория яңа режимда эшли башлады. “Татарстан Республикасының 2013-2015 елларда экологик куркынычсызлыгы” максатчан программасы (“Әйләнә-тирәлекнең сыйфатын көйләү. Әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтү территориаль системасын төзү” кече программасы) кысаларында күчмә лаборатория җиһазларына ике яңа хроматограф – Хроматек-Газохром 2000 һәм Syntech Spectras GC955-600 өстәлде, бу исә Түбән Каманың атмосфера һавасында ароматик углеводородлар (бензол, толуол, этилбензол, ксилол, фенол) күләмен автомат режимда өстәмә рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирә.
Яшь геологларның IX Бөтенроссия кыр олимпиадасы Казанда, 1 – 10 август көннәрендә уздырыла. Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 35 субъектыннан, шулай ук Монголиядән, Украинадан, Белоруссиядән, Казахстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан иң яхшы командалар җыелачак. Олимпиаданы оештыручылар – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.