«Доброград»ка сәфәр

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре республиканың җәйге “Доброград” чатырлар лагеры урнашкан Биектау районы Коркачык бистәсендә булып кайттылар.

“Доброград 2013” лагерының эшендә социаль актив яшьләр, мәктәпләрнең, урта махсус уку йортларының, җәмәгать оешмаларының иреклеләр хәрәкәте активистлары – Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән килгән, 14-18 яшьләрдәге 53 кеше катнаша. Быел лагерьны оештыручы – “Татарстанның иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” региональ яшьләр җәмәгать оешмасы тарафыннан “Иреклеләр балаларга”, “Яшел республика” һәм “Дөньяның бар буяулары” дигән өч төп үсеш проекты сайлап алынган.

Татарстан Экология  һәм табигый байлыклар министрлыгы тормышка ашыра торган экологик проектлар, программалар һәм акцияләр турында экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова сөйләгән. Балаларны аеруча кызыксындырганы – республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсы һәм һәрьеллык “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурслары икән.

Лагерьда катнашучылар, үз чиратларында, республиканың экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән идеяләр турында сөйләгәннәр. Мәсәлән, Спас районыннан килгән Егор Васильев “Шешәгә икенче гомер бир” проектын тәкъдим иткән, ул инде Спас районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында актив тормышка ашырыла икән. Ә Алабугадан килгән Раил Шәяхмәтов икенчел чимал ярдәмендә балалар мәйданчыкларын һәм ишегалларын төзекләндерү турында сөйләгән.

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International