Бүген Казанда, “Кояшлы” һәм “Аръяк” балалар савыктыру лагерьлары базасында яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын ябу үткәрелде. Тантанада Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов катнашты.
Үзенең тәбрикләү сүзендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской: “Командалар бу төбәкнең, бу территориянең традицияләрен, тарихын һәм геологик тәҗрибәсен күрә алдылар, һәм бу алга таба үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирә. Ун көн эчендә сез күп тәҗрибә тупладыгыз, күп дуслар таптыгыз. Тулаем, бездә өйрәнелмәгән территорияләр бар, без әле якын килеп тә карамаган юнәлешләр бар, сүз тирән горизонтлар һәм традицион булмаган файдалы казылмалар турында бара. Сез шөгыльләнерсез дип ышанган тагын бер тема – ул да булса галәм. Анда да файдалы казылмалар бар, аларны нәкъ менә сез ачып, кешелек үсеше өчен тапшырырсыз.” – дип белдерде. Министрның әйтүенчә, яшь геологлар хәрәкәте, барыннан элек, тәҗрибәгә нигезләнә. Әле үткәрелгән киң күләмле чара җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм геологик җәмгыять белгечләренең, чын профессионалларның тәҗрибәсен уртаклашырга мөмкинлек биргән. “Киләчәгебез бар, һәм ул киләчәк – геология”, – дип йомгаклады Сергей Донской.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Мондый вакыйгалар аралашып, олылардан өйрәнеп, бер-берсенә тәҗрибә тапшырып яши торган кешеләрне бергә тупларга мөмкинлек бирә. Дәүләтебезнең төп байлыгы – бездә булган кешеләр һәм табигый байлыклар ул”, – дип белдерде Президент.
Яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында Алтай краеннан, Архангельск өлкәсеннән, Амур өлкәсеннән, Башкортстаннан, Бурятиядән, Воронеж, Иркутск, Калининград, Кемерево, Киров өлкәләреннән, Краснодар, Красноярск крайларыннан, Липецк, Магадан өлкәләреннән, Мәскәүдән, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Пермь, Диңгез буе крайларыннан, Ростов, Самар, Свердлов өлкәләреннән, Татарстаннан, Томск, Тула, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Чуашстаннан, Ярославль өлкәсеннән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Украинадан һәм Таҗикстаннан 40 команда катнашты.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны алдылар:
1 урын – Мария Махмутина, “Яшь геологлар партиясе” командасы, Пермь шәһәре
2 урын – Мария Шилова, МГУның Геологик мәктәбе
3 урын – Юлия Пуговкина, Томск шәһәре җыелма командасы
Командалар беренчелегендә җиңүчеләр:
1 урын – Пермь крае җыелма командасы
2 урын – Томск өлкәсе җыелма командасы
3 урын – Пермь шәһәре 1нче Яшь геологлар партиясе
Яшь геологларның X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы Төмән шәһәрендә 2015 елда уздырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте