Экологик «акыллы» шәһәр

2013 елның 26 июле, җомга

“СМАРТ Сити Казан” мәйданчыгы Татарстанда экологик төзелеш принципларын тормышка ашыруда пилот проект итеп каралачак. Яңа шәһәр белем бирү, фәнни тикшеренү һәм эшчәнлек активлыгын үстерергә, территорияләрне планлаштыруда һәм “яшел стандартлар” куллануда барлык алдынгы казанышларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу максатка ирешү өчен Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан урбанистика өлкәсендә эшләүче, экологик “акыллы” шәһәрләрне проектлау һәм тормышка ашыру буенча зур тәҗрибәсе булган Малайзия компанияләре җәлеп ителде.
Хәзерге вакытта яшел төзелеш буенча төп таләпләргә ярашлы, LEED һәм BREEAM сертификатлау системаларына нигезләнгән план төзелә. Эшләр шундый юнәлешләрдә алып барылачак:
– Татарстан Республикасында “яшел” төзелеш принципларын алга җибәрү;
– инвесторлар һәм булачак резидентлар белән гамәлдәге сертификатлау системалары, сертификатлауның бизнес, эшчәнлек һәм әйләнә-тирәлек өчен мөһим элемент буларак өстенлеге мәсьәләләре буенча таныштыру эшләре алып бару;
– җирдән файдалану һәм Проектны төзү Кагыйдәләрен булдырырга, аларга “яшел стандартлар” буенча халыкара сертификатлау принципларын куллану турындагы киңәшләрне кертергә;
– тотрыклы үсеш критерийларына ирешү өлкәсендәге эре система интеграторларын, энергетик һәм ресурс нәтиҗәлелеге, инфраструктура һәм шәһәр белән интеллектуаль идарә итү системаларын үстерү мәсьәләләре буенча компанияләрне актив җәлеп итү һ.б..

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International