РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу республиканың Хөкүмәт Йортында узды, анда Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Россия Геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсенең Татарстан буенча башлыгы Равил Мотыйгуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Очрашу вакытында анда катнашучылар җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләрен һәм бу өлкәдәге эшләрнең киләчәген тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте