Түбән Камада «Яшел дулкын» узачак

2013 елның 5 августы, дүшәмбе
Түбән Камада быел көз көне башланасы киң күләмле агач утырту акциясенә исем сайладылар. Алдарак игълан ителгән конкурста Руслан Акулов җиңеп чыкты – ул акцияне “Яшел дулкын” дип атарга тәкъдим иткән иде. Күпчелек тавыш бирүчеләр шул идеяне хуплады. Конкурска “Озеленация”, “Яшел шәһәр” кебек йөздән артык исем кертелгән иде.
Түбән Кама районының җәмәгатьчелек һәм хәбәр чаралары белән элемтә бүлеге конкурста катнашырга чакыруга җавап итеп акция өчен исемнәр һәм агач утырту урыннары тәкъдим иткән барлык шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерә. Җентекле белешмәләр Түбән Кама районының рәсми сайтында урнаштырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International