«Табигать экологиясе – гаилә экологиясе» Бөтенроссия акциясе

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

“Россия гаиләсе” милли-иҗтимагый комитеты 2013 елда “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” Бөтенроссия акциясен үткәрү турында белдерә.

Акциянең максаты – Россия гражданнарында экологик культура, әйләнә-тирәлекне саклау өчен җаваплылык, гаилә һәм табигать ярашлыгы тәрбияләү.

Акциянең бурычлары:

– Россия гаиләләрен әйләнә-тирәлекне саклау программаларын үтәүгә, экологик хәлне яхшырту эшләренә җәлеп итү;

– экологик гаилә туризмын һәм гаиләләрне экологик гамәлләрдә катнаштыруның бүтән формаларын үстерү аркылы гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту;

– экологик проблемаларны өйрәнү;

– экологик карашларны һәм әйләнә-тирәлекне саклау, гаилә һәм әйләнә-тирәлек мөнәсәбәтләрен үзара яраштыру өлкәсендәге башлангычларны киң тарату һәм үстерү,

– табигатькә исрафчыл карашны кире кагучанлык тәрбияләү, әйләнә-тирәлекнең пычрануы турында белешмәләрне киң тарату;

– әйләнә-тирәлекне саклауда актив катнашучы гаиләләрне хуплау һәм кызыксындыру;

– әйләнә-тирәлекне саклау субъектлары һәм гаилә эшләренә бәйле оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерү.

“Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” акциясе барышында күптөрле чаралар үткәреләчәк. Төп чараларга исә әйләнә-тирәлекне саклауга һәм экологик эшчәнлек субъектларының түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлеген халыкка таратуга юнәлтелгән бөтенроссия конкурсларын үткәрү керә:

– “Үзем – йортым – илем” фотоконкурсы;

– “Гаилә эко-декоры” иҗат эшләре конкурсы;

– “Экотуризм” экологик гаилә туризмы конкурсы;

– Эшне иң яхшы оештыру буенча “Эко-гаилә-2013” конкурсы.

Җентекле белешмәләр www.nok.rgsu.net сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International