Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, МВДның Татарстан буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләти инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, “Саф һава” операциясенә караган чираттагы рейдны үткәрделәр. Аның барышында, газлар катнашмасының сыйфат һәм нисбәт составын үлчи торган прибор – газ анализаторы ярдәмендә, “Лаеш” стационар полиция постында, җиңел һәм йөк автомобильләре тикшерелде.
Шунысын әйтергә кирәк, бүгенге көндә атмосферага зарарлы матдәләр ташлауның төп өлеше (70%тан артыгы) автотранспортка туры килә. Бу машиналарның елдан-ел артуына бәйле. Ләкин, әйтергә кирәк, “евро-4” һәм “евро-5” класслы ягулыкка күчү, “Татарстанда иске автомобильләрне утильләштерү” программасын тормышка ашыру, Казан шәһәрендә автоюл чатлары төзү аркасында күрсәткеч нормаларын узулар кими бара. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлегенең башкаручы киңәшчесе Андрей Ермолаевның әйтүенчә, автомашиналарның күрсәткеч нормалары аларның ясалу елына һәм “евро” экологик классына бәйле. Мәсәлән, “евро-0” классының төтен газлары “евро-4” классы күрсәткечләреннән күпкә артык, чөнки алар зарарлы газларны нейтральләштерә торган махсус катализаторлар белән җиһазланмаган.
“Саф һава” операциясе Татарстанда 10 майда башланды. Шуннан соң узган чорда республиканың автомагистральләрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, беренчел белешмәләр буенча, 2.5 меңнән артык автомашинаны тикшергәннәр, 483 автомашинаның агулылык һәм төтәү нормаларын уздыруы ачыкланган. Шул бозышлар буенча беркетмәләр төзелгән. Штрафларның күләме – 100 сумнан 300 сумга кадәр.
“Саф һава” операциясе Татарстан территориясендә 2013 елның 1 октябренә кадәр барачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте