«Чиста пляж яклымын»

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

23 августта илнең 17 регионында күмәкләп ял итү урыннарын җыештыру буенча “Чиста пляж яклымын” дигән киң акция үткәрелә. Аның максаты – яшьләрдә экологик аң, өстәмә төзекләндерү һәм “пляж” яки “ял зонасы” рәсми статусы бирелергә тиешле күпләп ял итү һәм коену урыннарына дөрес караш тәрбияләү.

Акциянең беренче этабы быел 2 июньдә, Халыкара сулыкларны чистарту көнендә үткәрелгән иде. “Бердәм Россия”нең һәм “Яшь Гвардия”нең 60тан артык активисты Казанның “Түбән аръяк” пляжын һәм Дәрвишләр бистәсендәге күл ярларын җыештыруга чыкты. Акциядә аквалангчылар, Татарстанның су асты спорты федерациясе әгъзалары да катнашты.

Акциянең икенче этабында Казанның барлык пляжларын һәм ял зоналарын чүп-чардан арындыру ният ителә.

Белешмә өчен:

“Чиста пляж яклымын” акциясе 2012 елның маенда башланды. “Бердәм Россия” партиясе канаты астында узган “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” экологик форумы кысаларында түгәрәк өстәлләр үткәрелде, аларда акцияләр үткәрү мөмкинлекләре тикшерелде. 2012 елда ул җәмәгатьчелек акциясенә әверелеп китте: 300дән артык кеше ирекле рәвештә күмәк ял һәм коену өчен булган 6 территорияне җыештырды. 2013 елның 19 апрелендә Проект Регионнары Советының утырышы булып узды, анда акция югары бәяләнде, һәм аны 54 регионда дәвам итәргә карар кылынды.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International