Россия Федерациясе Табигый байлыклар министрлыгы “Экологик үсеш – Evolution Awards” Бөтенроссия премиясенә конкурс үткәрә. Премия Россия һәм чит ил компанияләренә, шулай ук аерым кешеләргә “яшел” технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары өчен биреләчәк.
Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына багышланган рәсми веб-сайт эшли башлады. Мәскәүдә 2-4 сентябрьдә “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә узачак ул съезд турында җентекле белешмәләрне www.eco2013.info сайтында табарга мөмкин.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы оештырган съездның максаты – кискен экологик проблемаларны тикшерү, аларны чишү юлларын эзләү, Россиянең табигать саклау законнарын камилләштерү. Катнашучылар ачык бәхәс формасында, илнең төп экологик чарасы кысаларында, әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.