«Милләтнең экологик куркынычсызлыгы – дәүләтнең көче»

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
2013 елның ноябрендә Халыкара Вәкилләр Үзәге һәм Бөтенроссия суда коткару җәмгыяте (ВОСВОД), Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елы чаралары кысаларында, “Милләтнең экологик куркынычсызлыгы – дәүләтнең көче” Халыкара Конгрессы Утырышын үткәрәләр.
Чараның максаты – эшлекле даирәләргә һәм җәмәгатьчелеккә ягулык-энергетика комплексын үстерү, индустриаль, энергетик һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, минераль чимал базасын рациональ файдалану һәм нәтиҗәле яңарту, индустриаль һәм көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең һәм эшкәртүнең заманча системасын булдыру өлкәсендәге дәүләт политикасы аспектларын аңлату. Конгресс кысаларында пленар утырыш һәм эш төркемнәре утырышлары, фәнни-практик конференцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр”, предприятие һәм оешмаларның проектларын һәм программаларын тәкъдим итүләр, күргәзмәләр булып узачак.
Конгресста катнашучылар – Россиянең һәм чит илләрнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, эксперт-аналитиклары, профильле һәм кызыксынучы федераль хакимият органнарының, фән һәм эш даирәләренең вәкилләре, илебезнең һәм чит илләрнең хәбәр чаралары.
Конгрессны үткәрү тәртибе турында тулырак белешмәләр http://www.kremlinrus.ru/#!megdunarodny-congress/c240 сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International