Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына багышланган рәсми веб-сайт эшли башлады

2013 елның 4 октябре, җомга

Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына багышланган рәсми веб-сайт эшли башлады. Мәскәүдә 2-4 сентябрьдә “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә узачак ул съезд турында җентекле белешмәләрне www.eco2013.infoсайтында табарга мөмкин.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы оештырган съездның максаты – кискен экологик проблемаларны тикшерү, аларны чишү юлларын эзләү, Россиянең табигать саклау законнарын камилләштерү. Катнашучылар ачык бәхәс формасында, илнең төп экологик чарасы кысаларында, әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.
Съезд – профессиональ экологик җәмәгатьчелек өчен иң зур бәхәс мәйданы булып тора, анда Россиянең 83 регионыннан 2 меңнән артык кеше: дәүләт хакимияте органнары, фән һәм җәмәгать оешмалары, Россия һәм чит ил компанияләре, бизнес җәмгыятьләре вәкилләре катнашачак. Россия субъектларында региональ конференцияләр үткәрелеп, аларда Съездга делегатлар сайланачак.
Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездын үткәрү Әйләнә-тирәлекне саклау елының йомгаклау вакыйгасы булып тора. Әйләнә-тирәлекне саклау буенча III Бөтенроссия съезды 2003 елның ноябрендә үткәрелгән иде.
Белешмәләр Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.
ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International