ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда яшьләрнең инновацион проектларының “Татарстан – киләчәк территориясе” инновацияләр полигоны-2013” II республика конкурсының IV этабы башланды. Аны оештыручылар – Казан милли тикшеренү-технология университеты һәм “Химград” технополисы. Конкурсның максаты – яшь талантларга мәктәп чорында ук реаль тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп үз проектын булдыру мөмкинлеге бирү.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Автозаправка станцияләрен җиңел фракцияләрне тоту корылмалары белән җиһазлау турындагы 2013 елның 6 феврале № 152 карары нигезендә Әлмәтнең автозаправка станцияләренә рекуперация системалары куелачак.
Әлмәттә атмосфера һавасы пычрануга аналитик контроль күчмә автоматик станциясе эшли башлады, ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш территориясенә хезмәт күрсәтәчәк.

12
октябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә киң күләмле өмә уздырылды. Битум калдыкларын җыештырырга һәм территориядә агач утыртырга өч йөзләп кеше чыкты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары, шул исәптән “Рус география җәмгыяте”, “Бүтәнгә булыш” җәмгыяте, “ЭКА” халыкара экология оешмасы, “Экологик культура һәм политика үзәге” оешмасының региональ бүлекчәсе вәкилләре, К(И)ФУ, КДАУ, КФТТУ-КХТИ, КДТУ (КАИ) студентлары, Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр, “Медик” бакчачылык ширкәте дачниклары, журналистлар бар иде. Өмә барышында кыен керешле урыннар битумнан чистартылды, 1200ләп нарат, миләш, каен утыртылды. Үсентеләрне “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” идарәсе һәм “Парк-сервис” ландшафт предприятиесе бирде.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
        Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында агымдагы елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча коллегия утырышы булып узды. Утырышта министрлыкның төп эшчәнлек күрсәткечләре китерелде.
         Азакта министрлыкның иң яхшы белгечләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
        Ишү спорты үзәгендә “Татарстан Республикасы байдарка һәм каноэда ишү федерациясе” региональ иҗтимагый спорт оешмасын нигезләү конференциясе булып узды. Анда катнашкан спорт ветераннары, регионнар вәкилләре, тренерлар Федерациянең президенты итеп бертавыштан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровны сайладылар.
        Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһановның әйтүенчә, ишү спорты Артем Сидоров өчен яңа нәрсә түгел. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында Кабан күленең суын даими контрольдә тотты.
            Президиум сайлау һәм уставның ахыргы рәвешен раслау ноябрьдә уздырыла.
Ишү спорты үзәгендә “Татарстан Республикасы байдарка һәм каноэда ишү федерациясе” региональ иҗтимагый спорт оешмасын нигезләү конференциясе булып узды. Анда катнашкан спорт ветераннары, регионнар вәкилләре, тренерлар Федерациянең президенты итеп бертавыштан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровны сайладылар.
            Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһановның әйтүенчә, ишү спорты Артем Сидоров өчен яңа нәрсә түгел. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында Кабан күленең суын даими контрольдә тотты.
             Президиум сайлау һәм уставның ахыргы рәвешен раслау ноябрьдә уздырыла.
          Бу ике сәгатьлек хәйрия телемарафоны НТР-ТВЦ каналында туры эфирда узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Түбән Кама район башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама предприятиеләре вәкилләре, шәһәрнең күренекле спортчылары һәм җәмәгатьчелек лидерлары катнашты.
     Түбән Кама мэры барлык шәһәрдәшләрен, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, бизнес җәмгыятьләрен Амурдагы Комсомольскида булган бәла-казага битараф калмаска чакырды. Экология һәм табигый байлыклар министры, үз чиратында: “Бүген Ерак Көнчыгышта, шул исәптән Амурдагы Комсомольскида яшәүчеләр һәртөрле ярдәмгә, бөтен илнең, барыбызның яклавына мохтаҗ. Адреслы ярдәм оештыруда Түбән Каманың башлангыч күрсәтүе бик яхшы, бу игелекле эшкә республиканың бүтән муниципалитетлары да кушылыр дип көтәбез”, – дип белдерде.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
          Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эш визиты белән “Түбән Кама-нефтехим” ААҖендә булды, анда биологик чистарту корылмаларын карады. Компаниядә хәзерге вакытта атмосфера пычрануга контроль буенча яңа пост эшкә кабул ителә. Бу “Түбән Кама-нефтехим” ААҖнең әйләнә-тирә һавага автоматик мониторинг системасындагы бишенче шундый объект – дүртесе предприятиенең периметры буйлап санитар саклану зонасында урнашкан. Артем Сидоров шулай ук ябылган һәм гамәлдәге калдыклар күмү полигоннарында, Стрелочник чокыры инешендәге буфер буасында табигать саклау чараларын башкару белән танышты.
2013 елның 7–8 ноябрендә Мәскәүдә Экологик белем бирү буенча Өченче Бөтенроссия конференциясе уздырыла. Аның максаты – экологик белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсен өйрәнү һәм яңа юлларын ачыклау.
Конференция кысаларында пленар утырыш һәм “Югары мәктәп системасында экологик белем бирүне үстерү”, “Тотрыклы үсеш максатларында экологик белем бирү”, “Экологик агартуның яңа юллары, формалары һәм алымнары”, “Гомуми белем бирү системасында экологик белем бирү” дигән тематик секцияләр оештырылачак.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Камада булып, шәһәр территориясендә урнашкан автозаправка станцияләренә 2013-2015 елларда мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары кую мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында уздырылды. Проектның максаты – атмосферага токсик һәм канцероген матдәләр чыгаруны минимумга калдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International