Экология министрлыгында Судан Республикасы илчесе Гомәр Дәхәб Фазыл Мөхәммәт белән очрашу булып узды

2013 елның 5 октябре, шимбә
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр урынбасары Тимур Акчурин Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең “KAZANSUMMIT 2013” экономик саммитында катнашучы Судан Республикасы илчесе Гомәр Дәхәб Фазыл Мөхәммәт әфәнде белән очрашты.
Очрашу вакытында сүз ике республиканың Суданда углеводород чималын эзләү һәм чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International