Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына делегатлар сайланды
2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Казанда Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съездына делегатлар күрсәтү конференциясе булып узды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы боерыгына ярашлы рәвештә Татарстан өчен билгеләнгән квота буенча, съездда республикабыздан 52 делегат катнашачак. Шулар арасында – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Иҗтимагый Палатасы хезмәткәрләре, индустрия комплексының иң яхшы һәм үтемле технологияләр иңдерүче предприятиеләре җитәкчеләре һәм экологлары, муниципалитетлар вәкилләре, иҗтимагый экологик хәрәкәт активистлары, фән, мәгариф һәм табигать саклау органнары вәкилләре.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров: Россия Федерациясе Президенты тарафыннан әйләнә-тирәлекне саклау елы дип игълан ителгән бу ел ил экологлары өчен хәлиткеч булды, – дип белдерде. – Татарстанда исә, экологик иминлекне тәэмин итүдә халыкка экологик тәрбия һәм белем бирүнең хәлиткеч фактор булуын исәпкә алып, 2013 ел экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы буларак уздырыла.
Бу елда республикада кызыксынучы министрлыклар, тармаклар, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүгә, республика халкына экологик тәрбия һәм белем бирү системасының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән зур эшләр башкаралар.
Бүген Татарстанда экологик кластер формалашкан, аның өлешләре булып торалар:
– озайлы табигать саклау чаралары үткәрүче һәм техноген йөкләнешне киметүгә шактый өлеш кертүче эре предприятиеләр;
– үз территорияләренең санитар-экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүче муниципаль берәмлекләр;
– әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшчәнлекне фәнни яктан тәэмин итүче Татарстан Фәннәр Академиясе, Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты;
– барлык буын мәгариф оешмалары, беренче чиратта республиканың алдынгы вузлары;
– Татарстан территориясендә экологик контроль һәм күзәтчелек алып баручы федераль һәм региональ органнар;
– экологик җәмәгать оешмалары.
Артем Сидоровның әйтүенчә, бүген табигатьне саклау буенча глобаль бурычларны уңышлы үтәү һәм иң яхшы технологияләр иңдерү өчен Татарстанда бөтен кирәкле шартлар да бар. Алда торган съезд Россия Федерациясенең якын еллардагы экологик политикасын билгеләр һәм Россия субъектлары арасында тәҗрибә алмашу, ил җитәкчелеге белән бергә глобаль характердагы табигать саклау проблемаларын тикшерү, бу проблемаларны чишәрдәй көчләрне бергә туплау өчен киң мәйдан булыр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстанда 2026 елда экологик иминлеккә 3 млрд сумга якын инвестициялиләр
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында Татарстан 8 табигатьне саклау инициативасын гамәлгә ашыруны планлаштырган, гомуми финанслау почта 3 млрд.сум. Акчаларның төп өлеше «Россия суы» федераль проектына юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Азат Җиһаншин.
Татарстан язны киң колачлы экологик кампания белән каршы ала: елгаларны чистартудан алып Кызыл китапка кертелгән лачыннар чыгаруга кадәр
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта чыгыш ясады. Чара санитар-экологик икеайлыкка старт алуга һәм «экологик иминлек»милли проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына багышланган иде.
30
март, 2026 ел
Экология министры Азат Җиһаншин Экология министрлыгы хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшырды
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин структур һәм территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән атналык аппарат киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм хезмәт таныклыклары тапшырды.
Экологлар Яр Чаллыда санкцияләнмәгән чүплекне теркәгәннәр
Чаллы шәһәре территориясен мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз