Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Халык контроле» системасында иң яхшы модератор дип танылды
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстанда кеше хокуклары Вәкиле Аппаратында Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләти информация системасы (ДИС) эшчәнлеге буенча тармак-ара комиссия утырышы булып узды. Анда республика министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре катнашты. Утырышта системаның эшчәнлеге проблемалары һәм аларны чишү юллары каралды.
Татарстанда кеше хокуклары буенча Вәкил Сария Сабурская “Халык контроле” системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде: системаның баш модераторы итеп Кеше хокуклары буенча вәкил билгеләнгән, “Халык контроле”ндә “Торак-коммуналь хуҗалык” һәм “Тышкы реклама бозышлары” дигән ике яңа категория барлыкка килгән, “планга кертелгән” статусын хәзер системада бер тапкыр гына куярга була, хәбәрне карау срогын үзгәртү 30 көннән 10 көнгә кадәр кыскартылган.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов министрлыкның “Халык контроле” информация системасы эшендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Система 2012 елның апрель уртасында эшкә кушылган, аны төзүдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы да актив катнашкан. Башлангыч этапта система гражданнардан рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын ачыклау турында гына хәбәрләр алырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта исә анда хәбәрләр 27 категориядә алына, шуларның 4се экологиягә карый: чүплекләр, һава, су, санитар торыш.
Система министрлыкта эшли башлагач ук диярлек тулаем министрлыкта эшләү схемасын һәм хәбәрләрне һәр тармакта эшкәртүнең конкрет срокларын билгели торган эчке регламент әзерләп раслатылган. Министр боерыгы белән шулай ук һәр тармакта система белән эшләү өчен җаваплы категория модераторлары һәм файдаланучылар беркетелгән. Рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары ачыклану турында “Халык контроле” системасы аша кергән барлык хәбәрләр министрлыкның “Рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарына мониторинг” бердәм дәүләти информация системасына да кертелә, анда Татарстан территориясендә министрлык инспекторлары һәм гражданнар ачыклаган барлык шундый урыннар бергәлектә теркәлә. Һәр урынга карата аны ачыклау мизгелендәге фото һәм чүплекне бетерү фактын раслаучы фото, ачыклау һәм бетерү даталары, бозучы турында белешмәләр бирелә. Ул гына да түгел, агымдагы елда ачыкланган һәм бетерелгән рөхсәтсез чүплекләрнең бердәм картасы белән ecokarta.tatar.ru адресы буенча халык та таныша ала.
Быел 1 октябрьгә кадәр министрлыкның дәүләти информация системасына барлыгы 898 шикаять кергән, шуларның 734е хәл ителгән, 20се буенча эш бара, 47се планга кертелгән, 97 хәбәр сәбәпле рәвештә кире кагылган.
Рәмил Низамовның әйтүенчә, гражданнар еш кына инде хәл ителгән гаризага карата комментарий рәвешендә сораулар һәм хәбәрләр язалар. Шундый комментарийларны күзәтеп барыр өчен хәзерге вакытта һәр хәл ителгән хәбәрне киредән ачарга туры килә. Хәбәрләр гел күбәя барганга күрә, бу кыен эшкә әверелә. Шуннан чыгып, министрлык конкрет категория кысаларындагы хәбәрләргә яңа комментарийларны күзәтеп бару системасын эшләүне максатка ярашлы дип саный.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстанда 2026 елда экологик иминлеккә 3 млрд сумга якын инвестициялиләр
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында Татарстан 8 табигатьне саклау инициативасын гамәлгә ашыруны планлаштырган, гомуми финанслау почта 3 млрд.сум. Акчаларның төп өлеше «Россия суы» федераль проектына юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Азат Җиһаншин.
Татарстан язны киң колачлы экологик кампания белән каршы ала: елгаларны чистартудан алып Кызыл китапка кертелгән лачыннар чыгаруга кадәр
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта чыгыш ясады. Чара санитар-экологик икеайлыкка старт алуга һәм «экологик иминлек»милли проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына багышланган иде.
30
март, 2026 ел
Экология министры Азат Җиһаншин Экология министрлыгы хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшырды
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин структур һәм территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән атналык аппарат киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм хезмәт таныклыклары тапшырды.
Экологлар Яр Чаллыда санкцияләнмәгән чүплекне теркәгәннәр
Чаллы шәһәре территориясен мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз