Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында олы яшьтәгеләр көне билгеләп үтелде

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтелде. Бирегә җыелган олы яшьтәгеләрне сәламләү сүзләре белән министр Артем Сидоров чыгыш ясады. “Бу күркәм көн өлкәннәргә карата булган тирән хөрмәтебезне белдерү өчен тагын бер мөмкинлек бирә”, – диде ул.
“Сез республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, табигатькә сак караш безнең министрлыкта һәрчак югары бәяләнсен өчен күп көч һәм тырышлык куйдыгыз, – дип дәвам итте министр. – Күпләрегез әлегәчә җәмәгать тормышында актив катнаша, яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләргә булыша. Бу бәяләп беткесез кыйммәтләрне сездән кабул итеп алып буыннар бәйләнешен дәвам итүне һәркайсыбызның бурычы дип саныйм.”
Ахырда Артем Сидоров ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, гаилә бәхетләре теләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International