ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2013 елгы эшчәнлегенә, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы йомгакларына багышланган брифинг булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров журналистларның сорауларына җавап бирде.
Министрның әйтүенчә, узып барган 2013 ел экологлар өчен генә түгел, барлык Россия ватандашлары өчен дә тамгалы булган. Бу ел Россия Федерациясе тарихында беренче тапкыр буларак Әйләнә-тирәлекне саклау елы дип игълан ителгән. Татарстанда исә бу ел экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау шигаре астында узган, аеруча игътибар халыкка экологик аң-белем бирүгә юнәлтелгән.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, Россия Федерация Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе, “Шәһәр төзекләндерү” муниципаль идарәсе белгечләре белән бергә, Казансу елга буен рөхсәтсез юынты сулар агызылу һәм яр буе территориясенең чүпләнүе буенча тикшерү рейды үткәрделәр. Чара су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә региональ күзәтчелек кысаларында үткәрелде.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
Казан шәһәренең 82нче мәктәбе укучыларына бүген экология проблемалары турында рус һәм инглиз телләрендә сөйләделәр. “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов үткәрде. Республиканың Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына йомгак ясап, ул “Яшел рекорд”, “Сулыкларны чистарту көне”, “Яшел Россия” экологик акцияләрен искә алды (аларда 82нче мәктәп укучылары һәм педагоглары да актив катнашкан иде). Укучыларга дәрестә республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсында катнашучыларның эшләре дә күрсәтелде.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 10 декабрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Арча шәһәре каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә төтен чыгу турында хәбәр килде. Шунда барган идарә инспекторлары полигонда калдыкларның үзлегеннән янып китүен ачыкладылар.

Әлеге факт буенча “Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү турындагы” Россия Федерациясе КоАП 8.1 статьясы буенча “Җилкомбытсервис” ҖЧҖ җитәкчесенә карата беркетмә төзелде.

2013 елның 20 декабрендә Татарстанның гомум белем бирү оешмаларында “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясе үткәрелә.
Быел “Чисталык дәресе” дүртенче тапкыр үткәрелә, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана.
Дәресләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, табигать саклау оешмалары вәкилләре үткәрәчәк.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” мәйданчыгының “Куркынычсызлык” секциясе эшләде. Чара 2013 елгы Республика яшьләр форумы кысаларында узды. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә узган утырышта 2013 елгы Республика яшьләр форумының “Куркынычсызлык” секциясе җитәкчесе, Татарстан буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов, “Яшәү куркынычсызлыгы фәнни үзәге” директоры Роза Әхмәдиева, 2013 елгы Республика яшьләр форумы экспертлары, “Куркынычсызлык” секциясенең “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” юнәлешендәге проектлары авторлары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Карауга берничә мәсьәлә, аерым алганда Татарстанда чиста су һәм чишмәләрнең торышы, шул исәптән аларга җитештерү һәм куллану калдыкларының йогынтысы мәсьәләсе чыгарылды. Шулай ук Комитетның 2014 елга эш планнары билгеләнде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының бу юнәлештәге эшләре турында министр урынбасары – Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов сөйләде.

Быел декабрь башында Арча районы Яңа Чүриле психоневрологик интернаты янындагы территориядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары 150 мм диаметрлы торбадан хуҗалык-көнкүреш юынты суларын чистартмыйча һәм зарарсызламыйча үз агымы белән түгү очрагын ачыкладылар. Пычранган су Кече Мишә елгасы кушылдыгы булган, Яңа Чүриле торак пункты аша Саба районына таба ага торган Исемсез инешкә агып төшә.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Казанда “Чиста су: тәэмин итүнең оештыру һәм экологик-хокукый нигезләре” дигән темага “он-лайн” режимда Халыкара түгәрәк өстәл үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов та катнашты. Аның әйтүенчә, быел, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында, судан рациональ файдалану темасы халыкара, федераль һәм республика кимәлләрендә берничә тапкыр күтәрелгән.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
17 декабрь көнне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанның өч шәһәрендә барып гражданнарны кабул итү оештыра:
– Чистай шәһәрендә 10.00дә К.Маркс ур. 46 адресы буенча гражданнарны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов кабул итә. Язылу өчен телефон – 8(84342) 5-35-19;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International