Татарстан Министрлар Кабинетында экология елына йомгак ясалды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2013 елгы эшчәнлегенә, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы йомгакларына багышланган брифинг булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров журналистларның сорауларына җавап бирде.
Министрның әйтүенчә, узып барган 2013 ел экологлар өчен генә түгел, барлык Россия ватандашлары өчен дә тамгалы булган. Бу ел Россия Федерациясе тарихында беренче тапкыр буларак Әйләнә-тирәлекне саклау елы дип игълан ителгән. Татарстанда исә бу ел экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау шигаре астында узган, аеруча игътибар халыкка экологик аң-белем бирүгә юнәлтелгән.
Гомуми белем бирү оешмаларында “мәктәп экологик күзәтчелеге”, “мәктәп урманчылыгы”, “чисталык дәресе” һ.б. социаль-экологик юнәлешле акцияләр үткәрелгән.
Халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү максатыннан Министрлык “Саф караш”, “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурслары үткәргән, “Россия-1. Татарстан” телеканалы белән берлектә “Балалар илне сүрәтли” конкурсы оештырылган.
Атмосфера һавасын яхшырту максатыннан республикада быел берничә программа тормышка ашырылган, шул исәптән:
– автотранспорт чараларын компримацияләнгән табигый газга күчерү;
– республиканың автоягулык станцияләрен бензин парларын рекуперацияләү системалары белән җиһазлау.
Казан шәһәре яңа транспорт юллары төзү исәбенә шактый экологик нәтиҗә алган – автомобиль тыгыннарын бетерү аркасында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару шактый кимегән, бу күпсанлы химик-аналитик тикшерүләр белән раслана.
Экологик күзәтчелек буенча исә министр “Халык контроле” дәүләти белешмә системасына хәбәрләр урнаштыручы гражданнарның активлыгын билгеләп үтте. (“Чүплекләр” бүлегенә 623 хәбәр кергән, 565е уңышлы хәл ителгән.) Экологлар тарафыннан табигать саклау законнарының үтәлеше буенча барлыгы 6800дән артык тикшерү үткәрелгән, республиканың 2600дән артык предприятиесе, оешмасы, “техноген” объекты тикшерелгән.
2013 елда республиканың су ресурсларын саклау өлкәсендә дә берничә юнәлеш көчәйтелгән. Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын көйләү буенча тармак‑ара оператив төркемдә системалы эш алып барылган. Мишә һәм Зәй елгаларында суны һәм яр буен саклау зоналарының чикләрен билгеләү эшләре башкарылган. 2014 елда Актай, Берсут, Чишмә, Шушма, Зөя елгаларында һәм Болгар шәһәре янындагы Мочилище күлендә су саклау зоналары чикләрен билгеләү чаралары планга кертелгән.
Урта Кабан күленең сыйфаты нормативка яраштырылган, Казансу елгасының торышын бигрәк тә су спорты төрләре буенча 2015 елгы Бөтендөнья чемпионатына әзерлек кысаларында яхшырту мәсьәләсе аерым контрольдә тотыла.
Артем Сидоровның сүзләренчә, быел карьерлардан законсыз файдалану фактлары арткан. Ел башыннан алып бу өлкәдә табигать саклау законнарын 179 тапкыр бозу ачыкланган.
Экология министры предприятиеләр белән эшләүдә уңай үзгәрешләрне дә билгеләп үтте. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән “Нәфис-Косметикс” ААҖ арасында төзелгән килешү нәтиҗәсендә “В” маркалы олеин кислотасы һәм кер сабыны җитештерү туктатылган, бу исә зәһәр исле соапсток һәм гидрофуз матдәләрен җитештерүдән алырга мөмкинлек биргән. “Түбән Кама нефтехим” ААҖендә Түбән Кама индустриаль узелы территориясендәге индустрия калдыклары күмелгән урыннар рекультивацияләнә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына 2014 елның январеннан башлап җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү системасына дәүләти идарә вәкаләтләре тапшырылган. Министрлыкта шуңа ярашлы тармак төзелә, якындагы чорга эшчәнлек планы әзерләнгән. 2014 елда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру эшләренә өстенлек биреләчәк. Төп игътибар каты көнкүреш калдыклары полигоннарын тәртипкә кертүгә, предприятиеләрдә калдыклар барлыкка килүне исәпкә алуга, калдык эшкәртүчеләрнең эшен активлаштыруга һәм икенчел ресурслар базарын булдыруга юнәлтеләчәк.
“Соңгы еллардан нигезләнгән һәм узып баручы 2013 елда ныгытылган башлангычларны югалтмаска гына түгел, үстерергә дә кирәк, эшләребез киләчәктә дә алга барырга тиеш. Татарстанда моның өчен бар нәрсә дә – политик ихтыяр да, экономик куәтләр дә, һәм иң мөһиме – халкыбызның аңлавы һәм яклавы да бар” – дип ассызыклады Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International