«Чисталык дәресе»

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 20 декабрендә Татарстанның гомум белем бирү оешмаларында “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясе үткәрелә.
Быел “Чисталык дәресе” дүртенче тапкыр үткәрелә, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана.
Дәресләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, табигать саклау оешмалары вәкилләре үткәрәчәк.
Укучыларга республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсында катнашучыларның эшләре дә күрсәтеләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International