Гражданнарны читтә кабул итү

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
17 декабрь көнне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанның өч шәһәрендә барып гражданнарны кабул итү оештыра:
– Чистай шәһәрендә 10.00дә К.Маркс ур. 46 адресы буенча гражданнарны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов кабул итә. Язылу өчен телефон – 8(84342) 5-35-19;
– Буа шәһәрендә 11.00да Р.Люксембург 159/1 адресы буенча гражданнарны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Марат Бакаев кабул итә. Язылу өчен телефон – 8 (84374) 3-11-02;
– Яшел Үзән шәһәрендә 14.00дә Ленин ур. 41а адресы буенча гражданнарны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин кабул итә. Язылу өчен телефон – 8 (84371) 5-72-83.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International