«Чиста су: тәэмин итүнең оештыру һәм экологик-хокукый нигезләре»

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Казанда “Чиста су: тәэмин итүнең оештыру һәм экологик-хокукый нигезләре” дигән темага “он-лайн” режимда Халыкара түгәрәк өстәл үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов та катнашты. Аның әйтүенчә, быел, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында, судан рациональ файдалану темасы халыкара, федераль һәм республика кимәлләрендә берничә тапкыр күтәрелгән.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, көйләүче орган буларак, су ресурслары өлкәсендә эш итүче җәмәгатьчелек фикеренә дә, профессионаллар фикеренә дә колак сала. “Су” тематикасы белән зур кызыксынучанлык республика күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә дә табигый ресурсларны куллану һәм саклау, климат үзгәрү һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә игътибарның арта баруына бәйле.
Соңгы йөз елда Җирдә халык саны өч тапкыр артты, шул ук чорда су ресурсларын куллану алты тапкырдан күбрәк үсте һәм елына 4 мең куб километрга җитә язды. Шуның 70%ы авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен алына.
2010 елның июлендә БМО Генераль Ассамблеясы миллиардка якын кешенең чиста эчә торган сусыз яшәве белән борчылу белдерелгән резолюция кабул итте.
Су факторы белән бәйле проблемаларны бергәләп чишү кирәклеген алга сөрүдә илебезнең халыкара мәйданда тоткан актив позициясе дә төп рольләрнең берсен уйнады.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң күп сулы субъекты булып тора.
Ләкин, шактый күләмле су ресурслары булуга да карамастан, алардан рациональ файдалану, ул ресурсларның саегуына һәм әйләнә-тирәлекнең сыйфаты төшүгә юл куймау социаль-экономик үсешнең иң актуаль мәсьәләләреннән берсе булып кала. Дәүләт кимәлендә күрелгән тырышлыклар аркылы соңгы берничә елда Татарстан су ресурсларын куллану һәм саклау өлкәсендәге күпсанлы проблемаларны чишүдә уңай нәтиҗәләргә иреште.
Пычранган юынты суларны ташыганда һәм ташлаганда су югалтулар кимеде, әйләнешле һәм кабатлы су тәэминәте системаларында кулланыла торган су күләме артты, экономиканың су кулланышы кыскарды, эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш сулары белән үзәкләштерелгән тәэминәт чыганакларындагы суның сыйфат күрсәткечләре яхшыртылды.
Быел элек аварияле хәлдә булган 6 гидротехник корылма куркынычсыз хәлгә китерелде.
Сусаклагычларның сыйдырышы һәм су биреше арттырылды.
Су ресурслары белән идарә өлкәсендә милли законнарны камилләштерү буенча актив адымнар ясалды.
Россия Федерациясенең 2020 елга кадәрге Су стратегиясе расланды һәм тормышка ашырыла, ул Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексының озайлы үсеш приоритетларын да билгеләде.
Шуның белән бер үк вакытта аны тормышка ашыру чаралары Планы да әзерләнде һәм кабул ителде, анда алга куелган бурычларга ирешү өчен практик чаралар комплексы бәян ителә.
2011 елның декабрендә үк әле “Су белән тәэмин итү һәм су тарату турында” федераль закон да кабул ителгән иде. Бу законны тормышка ашыру су экосистемаларына антропоген йөкләнешне бигрәк тә индустриаль пычраткычлардан су объектларына ташлана торган специфик пычраткыч матдәләр өлешендә эзлекле киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International