Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
«Чисталык дәресе» акциясендә 150 меңләп укучы катнашты
Декабрь азагында Татарстан мәктәпләрендә Әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Чисталык дәресе” табигать саклау һәм экологик белем бирү республика акциясе үткәрелде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәләре буенча, анда 149239 укучы катнашкан. Акция класс сәгатьләре, актив уен һәм иҗат чаралары рәвешендә үткәрелгән.
Мисал өчен, Әлки районында шундый чаралар үткәрелгән:
1-4 класслар – “Билгесез юлларда” дигән экологик белемнәр уены, “Табигать – йортыбыз”, “Без табигать дуслары” темаларына әңгәмәләр
16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Экология министрлыгы белгечләре пластик калдыкларны эшкәртү технологиясе белән таныштылар
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “ТехИнжинирингГруп” ҖЧҖендә пластик калдыкларны грануллау линиясе белән таныштылар.
Бу технология калдыкларны тирән эшкәртүе, теләсә нинди пластмассаны, шул исәптән мотор мае канистрларын эшкәртә алуы һәм суны йомык циклда куллануы белән өстенлекле
Танышу вакытында пластик грануляттан алына торган актык продукция үрнәкләре дә күрсәтелде. Болар – базарда сорала торган полиэтилен һәм полипропилен канализация торбалары, кабель сузу торбалары (кабель-каналлар), җир мелиорациясендә кулланыла торган перфорацияле дренаж торбалары.
15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Экология министрлыгында ЮНИДО проектының милли координаторы кабул ителде
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ЮНИДО проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “Средволгаводхоз” су хуҗалыгы дәүләти федераль оешмасы директоры Фоат Мөхәммәтшин катнашты. Очрашу барышында Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларының су саклау зоналарын яңадан торгызу чараларын күздә тоткан проект тикшерелде.
Бүген Казанда Идел буе федераль округының Табигатьтән файдалану күзәтчелеге федераль службасы идарәсе һәм департаментының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды
Бүген Казанда Идел буе федераль округының Табигатьтән файдалану күзәтчелеге федераль службасы идарәсе һәм департаментының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды, анда 2013 елга йомгак ясалды. Киңәшмәдә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Идел буе федераль округы буенча Россия табигать күзәтчелеге департаменты башлыгы Анатолий Шаталов, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты. Катнашучылар эшчәнлекләре экологик проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән предприятиеләрнең белешмә-күргәзмә мәйданнары белән таныштылар.
14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы «Табигатебез» дәүләти мәгълүмәт системасын кулланышка кертте
Җәмәгать контроле, көнүзәк проблемаларга күзәтчелек, халык фикерен өйрәнү һәм кайтма бәйләнеш булдыру максатыннан, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы әйләнә-тирәлекне саклау буенча “Табигатебез” дәүләти җәмәгать контроле һәм белешмә системасын төзеде. Татарстан Республикасында шундый ук “Халык контроле” һәм “Дәүләти экологик күзәтчелек” системалары 2012 елның апреленнән бирле эшли. 2012 елның ноябрендә бу системалар Мәскәүдә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров тарафыннан тапшырылган иде. (Киңәшмәдә шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.)
«Татарстан ДТРК» радиосының «Вакыйгалар панорамасы» экологиягә багышланды
13 январьда “Татарстан ДТРК” радиосының “Вакыйгалар панорамасы – Яңа көн” программасы экология мәсьәләләренә багышланды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы йомгаклары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Министрлык алдына 2013 елда куелган бурычлар тулы күләмдә үтәлгән, киң күләмле тәрбия-аңлату һәм Татарстанның әйләнә-тирәлеген савыктыру чаралары үткәрелгән. Тапшыру “туры эфир” режимында үтте, аның барышында Экология министрлыгы адресына сораулар һәм рәхмәтләр белән уннарча тапкыр шалтыраттылар. Сораулар Министрлык контроленә алынды.
30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Экология министрлыгы белгече Автоинспекциянең мактау грамотасы белән бүләкләнде
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнеш бүлегенең башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова Татарстан буенча Юл куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе белән күпьеллык хезмәттәшлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына юнәлтелгән чараларга ярдәм күрсәтүе өчен Инспекциянең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамота бүген Татарстан буенча ГИБДД идарәсендә тапшырылды.
“ТехИнжинирингГруп” компаниясе вәкилләре белән очрашу
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров пластмасса эшкәртү, индустриаль һәм көнкүреш чүп-чары эшкәртү һәм утильләштерү линияләрен проектлау һәм кору буенча инженерлык-консультация хезмәтләре күрсәтүче “ТехИнжинирингГруп” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән очрашты. Аның барышында Татарстанда индустриаль һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча инновацион технологияләр иңдерү мөмкинлеге тикшерелде.
Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы
27 декабрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булып узды. Анда Министр Артем Сидоров министрлыкның эш йомгаклары турында сөйләде. Шулай ук Иҗтимагый советның 2013 елгы эш йомгаклары турында доклад тыңланды, 2014 елга тәкъдимнәр әйтелде.
Советның чираттагы утырышы 2014 елның январена ниятләнгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте
25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә Бөтенроссия байдаркада һәм каноэда ишү федерациясе конференциясе бара
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Бөтенроссия байдаркада һәм каноэда ишү федерациясенең Мәскәүдә узучы хисап конференциясендә катнаша. Исегезгә төшерәбез: 2013 елның октябрендә Артем Сидоров Татарстан Республикасы Байдаркада һәм каноэда ишү федерациясенең президенты итеп сайланган иде. Конференциянең көн тәртибендә 12 мәсьәлә, шулар арасында Федерация президентының 2012-2013 еллар өчен хисабы һәм 2014-2016 елларда байдаркада һәм каноэда ишү спортын үстерү программасының төп кагыйдәләрен тикшерү дә бар.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз