Экологлар, МЧС белән бергә, Казансу елга буен тикшерү рейды үткәрде

2013 елның 21 декабре, шимбә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, Россия Федерация Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе, “Шәһәр төзекләндерү” муниципаль идарәсе белгечләре белән бергә, Казансу елга буен рөхсәтсез юынты сулар агызылу һәм яр буе территориясенең чүпләнүе буенча тикшерү рейды үткәрделәр. Чара су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә региональ күзәтчелек кысаларында үткәрелде.
Казансу буен тикшерү барышында инспекторлар елгага яңгыр сулары агызу торбалары буенча белешмәләрне расладылар. Өске суларның торышына контроль кысаларында, елгага яңгыр суы агызылган өч урыннан һәм “Новаторлар” станциясе яныннан пробалар алынды, Чираттагы рейд 2014 елның январена билгеләнгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International