Әйләнә-тирәлекне саклау дәресе – ике телдә

2013 елның 20 декабре, җомга
Казан шәһәренең 82нче мәктәбе укучыларына бүген экология проблемалары турында рус һәм инглиз телләрендә сөйләделәр. “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов үткәрде. Республиканың Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына йомгак ясап, ул “Яшел рекорд”, “Сулыкларны чистарту көне”, “Яшел Россия” экологик акцияләрен искә алды (аларда 82нче мәктәп укучылары һәм педагоглары да актив катнашкан иде). Укучыларга дәрестә республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсында катнашучыларның эшләре дә күрсәтелде.
“Чисталык дәресе” экологик агарту акциясе бүген бөтен республиканың гомуми белем оешмаларында уздырылды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләреннән тыш, дәресләрне Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан буенча Россия куллану күзәтчелеге, Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе белгечләре дә үткәрде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International