Арча шәһәренең «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ җитәкчесенә экологик таләпләрне үтәмәгән өчен беркетмә төзелде

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 10 декабрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Арча шәһәре каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә төтен чыгу турында хәбәр килде. Шунда барган идарә инспекторлары полигонда калдыкларның үзлегеннән янып китүен ачыкладылар.
Әлеге факт буенча “Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү турындагы” Россия Федерациясе КоАП 8.1 статьясы буенча “Җилкомбытсервис” ҖЧҖ җитәкчесенә карата беркетмә төзелде. “Җилкомбытсервис” ҖЧҖ көчләре белән ачык ут чыганагын бетерү чаралары күрелде, төтәүне бетерү буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта яну чыганаклары җир белән каплана, 7 махсус техника эшли. Полигон территориясендәге янгынны тулысынча сүндерү Министрлык контролендә тотыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе материаллары буенча.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International