ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Яшьләрнең “Саф караш” 3нче ачык социаль-экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 ел йомгаклары буенча “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсы игълан ителде. Ул үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-экономик бурычларын чишүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен тарату, аларны җәмгыятьтә таныту һәм дәртләндерү максатыннан үткәрелә.

11
июль, 2014 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе”нең Норлат бүлекчәсе белән бергә, шәһәр карьеры буасы территориясендә “Табигатьне сакла” экологик акциясе үткәрде. Тарн-варн торак пунктына янәшәсендәге яр буе чүп-чардан чистартылды. 3 кубометр чамасы чүп-чар җыелып, каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылды. Экологик акцияне үткәрүдә Норлат муниципаль районы башкарма комитеты зур ярдәм күрсәтте.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2014 елның I яртысындагы эш йомгаклары турындагы” утырышы булып узды, анда Министр Артем Сидоров рәислек итте.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле балыкчылар, балык хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Балыкчы көне белән чын күңелдән котлыйм!

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе

    Үзәк территориаль идарә инспекторлары, дәүләти экологик күзәтчелек кысаларында, “Карамай” тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата, автоягулык станциясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосфера һавасына зарарлы пычраткыч матдәләр чыгаруга рөхсәте булмаган өчен, “Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу” РФ КоАП 8.21 статьясы буенча административ материал төзеделәр.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мирный бистәсе янындагы 16:50:170802:26 кадастр номерлы җир кишәрлегенең санитар-экологик торышын тикшереп, рөхсәтсез калдыклар чүплеге, атап әйткәндә кирпеч, бетон, агач ватыклары өеме тапты. 2014 елның июнь аенда монда 200дән артык үзбушаткыч төзелеш чүп-чары ташланган булып чыкты. Элегрәк, санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү чорында, территория шәһәр көчләре тарафыннан тәртипкә китерелгән булган.
Казанда “Химград” технополисы резидент һәм партнерларының квартал очрашуы булып узды. “Химград” объектлары янындагы территорияләрне карап тоту турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров чыгыш ясады. Ул министрлыкка Казан халкыннан Технополис территориясендә рөхсәтсез калдыклар урнаштырылу һәм аннан начар ис килү турында шикаятьләр керүен әйтте. 2013 елда 17, 2014 елда 2 шикаять

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Болгар шәһәрендә республика яшьләренең “Экодулкын-2014” икенче экология форумы булып узды. Анда бөтен Татарстанның 17 экологик оешмасыннан 65 кеше катнашты. Ягъни – Бөгелмә, Түбән Кама, Тукай, Биектау, Спас, Яшел Үзән, Чистай районнарының, Чаллы һәм Казан шәһәрләренең экологик оешмаларында катнашучылар һәм активистлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, Чистай район һәм шәһәр хакимияте белән бергә, “Чиста ярлар” экологик акциясе үткәрде. Чарада Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидикин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның баш табигать саклау инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Сәгыйть Жаксынбаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International