«Химград» резидентларының квартал очрашуында Технополис территориясенең санитар-экологик торышы тикшерелде

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Казанда “Химград” технополисы резидент һәм партнерларының квартал очрашуы булып узды. “Химград” объектлары янындагы территорияләрне карап тоту турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров чыгыш ясады. Ул министрлыкка Казан халкыннан Технополис территориясендә рөхсәтсез калдыклар урнаштырылу һәм аннан начар ис килү турында шикаятьләр керүен әйтте. 2013 елда 17, 2014 елда 2 шикаять кергән. Территорияләрне тикшергәндә дә табигать саклау законнары бозылуның берничә очрагы ачыкланган. Бозуларны 2014 елның 7 июленә кадәр бетерү бурычы куелды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International