ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 23-24 октябрендә Владивостокта “Чикләрсез табигать” VIII халыкара экология форумы үткәрелә.
Бу форум ел саен үзенә төрле илләрнең күренекле фән эшлеклеләрен, җәмәгать оешмалары вәкилләрен җыя. Аның 2014 елгы төп темасы – “Экология һәм бизнес: тартышудан аңлашуга”. Форум кысаларында шулай ук “Тотрыклы үсеш һәм табигатьтән файдалану: чишелеш юллары”, “Су ресурслары: кичә, бүген иртәгә” дигән секция утырышлары,

15
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 1 сентябреннән Татарстан уку йортларында “Мәктәп эко-патруле” дигән конкурс башлана. Чараның максаты – мәктәп балаларын санитар тәртип урнаштыру эшенә җәлеп итү. Аның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән проекты бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Байлар Сабасында булып узган Август киңәшмәсе пленар утырышында тәкъдим ителде.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 30 августында Россия Федерациясе территориясендә “Яшел Россия” экология өмәсе үткәрелә. Чараның максаты булып шәһәр һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту тора. Акциядә Россиянең 83 регионындагы җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, эре, кече һәм урта бизнестан вәкилләр, әйләнә-тирәлек пычрануга битараф булмаучылар катнашыр дип көтелә. Аны Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Россия табигать күзәтчелеге ярдәмендә “Яшел Россия” җәмәгать хәрәкәте үткәрә. Татарстанда акция барлык шәһәр һәм районнарда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге ярдәмендә үткәрелә.

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Үзәк территориаль идарә инспекторлары белән берлектә, Казансу елгасының өслек сулары торышына мониторинг үткәрделәр. Чара Казанда 8-10 августта үтәчәк Хай-дайвинг буенча дөнья кубогы кысаларында башкарыла. Бүген 32 күрсәткеч буенча су пробалары алынды. Күчмә лаборатория ярдәмендә урында аммоний ионнарына, эрегән кислородка анализ ясалды һәм pH кимәле билгеләнде. Су барлык күрсәткечләр буенча да халык мәдәни-көнкүреш максатларында куллана торган су объекты нормативларына туры килә.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 21-23 ноябрендә Мәскәүдә 3нче халыкара махсуслашкан “ЭкоШәһәрЭкспо 2014” экологик чиста, табигый һәм органик продукция күргәзмәсе үткәреләчәк. Өч көн буена анда Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең экологик продукциясе дүрт бүлектә күрсәтелә:
– “ЭкоFood” – экологик азык-төлек һәм эчемлекләр, таза туклану, фермерлар продукциясе;
– “ЭкоBeauty” – матурлык, косметика һәм мода индустриясендә органик һәм табигый продуктлар;
– “ЭкоHouse” – экологик торак кору, тоту һәм төзү өчен кирәкле барлык нәрсәләр;

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хай-дайвинг буенча Казанда 8-10 августта узачак дөнья кубогы алдыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казансу елгасының өслек сулары торышына көндәлек мониторинг үткәрә. Су сыйфатын контрольдә тоту өчен Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе көн саен су пробалары ала.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурслары башлануны игълан итте.
Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрне табигать саклау эшчәнлеге белән кызыксындыру, шулай ук республика массакүләм хәбәр чараларының эшен активлаштыру, экологик темаларны яктыртучы журналистларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан үткәрелә.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Балтач районы “Романтик” балаларны савыктыру лагерында иң яхшы экологик плакат конкурсы үткәрделәр. Анда 7–16 яшьлек балалардан торган 7 отряд катнашты. Плакатлар туган як табигатенә сак караш, төрле җирләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, дөньякүләм экологик проблемалар турында булды. Жюри каравына шулай ук “Табигатькә сак караш” темасына төшерелгән рәсемнәр дә тапшырылды. Иң яхшы эшләр өчен дипломнар һәм истәлекле призлар бирелде.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә Австриядә Татарстан индустрия предприятиеләренең энергия куллануын һәм парник газлары чыгаруын киметүгә юнәлтелгән UNIDO-ГЭФ проекты кысаларындагы киңәшмәләр шәлкеме уздырыла. Аларда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнаша.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

     2014 елның 21-24 сентябрендә Санкт-Петербургта “Әйләнә-тирәлек һәм кеше саулыгы: хәзерге микробиологиянең фундаменталь, клиник һәм экологик аспектлары” дигән Өченче халыкара экологик форум үткәрелә. ЭкоФорум-2014 эшендә Россия, БДБ, Европа берлеге, АКШ, Япония һәм башка илләрдән галимнәр катнаша. Аның кысаларында “түгәрәк өстәл”ләр, фәнни тикшеренү һәм белем бирү оешмаларының казаныш күргәзмәләре оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International