Чистайда «Чиста ярлар» акциясе үткәрелде

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, Чистай район һәм шәһәр хакимияте белән бергә, “Чиста ярлар” экологик акциясе үткәрде. Чарада Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидикин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның баш табигать саклау инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Сәгыйть Жаксынбаев катнашты.
“Чиста ярлар” акциясе кысаларында митинг үткәрелде. Аннары чарада катнашучылар җимерелгән таш чиркәү урынында Казан Мәрьям-Ана иконасына багышлап мемориаль такта куйдылар. Шуннан соң Кама буена төшеп, яр буйларын чүп-чардан тазарттылар. Ике Камаз каты көнкүреш калдыгы һәм коры-сары җыелды.
ТР баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Рус география җәмгыятенең Чистай бүлеге дайверлары белән бергә су астына төшүдә катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International