Болгар шәһәрендә республика яшьләренең «ЭКОДУЛКЫН-2014» икенче экология форумы булып узды

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Болгар шәһәрендә республика яшьләренең “Экодулкын-2014” икенче экология форумы булып узды. Анда бөтен Татарстанның 17 экологик оешмасыннан 65 кеше катнашты. Ягъни – Бөгелмә, Түбән Кама, Тукай, Биектау, Спас, Яшел Үзән, Чистай районнарының, Чаллы һәм Казан шәһәрләренең экологик оешмаларында катнашучылар һәм активистлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре.
Форум программасына бәхәс мәйданнары, семинарлар һәм мастер-класслар кертелгән иде. Ул Татарстанның экологик хәрәкәтләрен яклау һәм үстерү, яшьләрне һәм тулаем халыкны экологик тәрбияләү буенча алар үткәрә торган чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан уздырылды. Аны “Россия Студент Отрядлары” яшьләр җәмәгать оешмасының Татарстан бүлекчәсе Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештырды.
Чара түгәрәк өстәл белән төгәлләнде, анда исә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан Информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Владислав Юранец катнашты. Түгәрәк өстәлдә министрлыкның эшчәнлеге, көнүзәк экологик мәсьәләләр тикшерелде, игътибар бигрәк тә калдыклар белән эш итүгә юнәлтелде. Шунда ук Дмитрий Спиридоновка (“ЭКА” экологик хәрәкәте), Эльвира Вәлиевага һәм Ләйсән Махияновага (“Чүп-чар бүтән юк” экологик хәрәкәте) Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының табигать саклау буенча җәмәгать инспекторы таныклыгы тапшырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International