«Табигатьне сакла» акциясе үткәрелде

2014 елның 11 июле, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе”нең Норлат бүлекчәсе белән бергә, шәһәр карьеры буасы территориясендә “Табигатьне сакла” экологик акциясе үткәрде. Тарн-варн торак пунктына янәшәсендәге яр буе чүп-чардан чистартылды. 3 кубометр чамасы чүп-чар җыелып, каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылды. Экологик акцияне үткәрүдә Норлат муниципаль районы башкарма комитеты зур ярдәм күрсәтте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International