Үзәк территориаль идарә инспекторлары чүплек тапты

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мирный бистәсе янындагы 16:50:170802:26 кадастр номерлы җир кишәрлегенең санитар-экологик торышын тикшереп, рөхсәтсез калдыклар чүплеге, атап әйткәндә кирпеч, бетон, агач ватыклары өеме тапты. 2014 елның июнь аенда монда 200дән артык үзбушаткыч төзелеш чүп-чары ташланган булып чыкты. Элегрәк, санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү чорында, территория шәһәр көчләре тарафыннан тәртипкә китерелгән булган.
Әлеге хокук бозу факты буенча экологик тикшерү акты төзелде, пычранган территориянең мәйданы үлчәнде. Хәзерге вакытта РФ КоАП 8.2 статьясы (“Калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү”) һәм РФ КоАП 8.6 статьясының 2 өлеше (“Җирләрне бозу”) буенча табигатькә салынган зыян исәпләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International