Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Үзәк территориаль идарә инспекторлары, дәүләти экологик күзәтчелек кысаларында, “Карамай” тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата, автоягулык станциясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосфера һавасына зарарлы пычраткыч матдәләр чыгаруга рөхсәте булмаган өчен, “Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу” РФ КоАП 8.21 статьясы буенча административ материал төзеделәр.
Эш материаллары Татарстан Республикасы Теләче район судына тапшырылды. Суд карары белән “Карамай” тышкы сәүдә фәнни-тикшеренү берләшмәсенең эшчәнлеге законда каралганча атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруга рөхсәт алынганга кадәр туктатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International