ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 26 февралендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерүнең стратегик элементы буларак аеруча саклаулы табигый территорияләр” халыкара Интернет конференциясен үткәрә. Анда федераль башкарма хакимият, Россия, чит ил оешмалары һәм халыкара оешмалар, Россиянең милли парклары һәм тыюлыклары вәкилләре катнаша. Конференциядә аеруча саклаулы табигать территорияләрендәге экологик туризм өлкәсендәге әлеге хәл һәм Россиядә 

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының финанс контроле, исәп һәм хисаплылык бүлеге башлыгы Светлана Азатовна Яковлеваның туган көне. Ул министрлыкта бүлек башлыгы булып 2010 елдан бирле эшли. Экология министрлыгы коллективы Светлана Азатовнаны туган көне белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, зур уңышлар, оптимизм, өендә татулык һәм иминлек тели.


Рөхсәтсез кар ташлау урыннарын ачыклау буенча 2015 елда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары үткәргән рейдлар барышында 1 бозу очрагы ачыкланган. Балтач районында бер физик затка Тышкы төзекләнеш кагыйдәләрен бозу (ТР КоАП 3.6 ст. 1 ө.), хосусый йорт янындагы территориягә кар өю буенча беркетмә төзелгән. Балтач ш.т.бистәсенең урам һәм тыкрыкларыннан кар махсус әзерләнгән, Балтачның төньяк өлешендә урнашкан 2.5 гектар мәйданга чыгарыла. Балтач бистәсенең тикшерелгән өлешендә рөхсәтсез кар өемнәре табылмаган.


20
февраль, 2015 ел
җомга
Экология министрлыгының 150дән артык хезмәткәре «Россия чаңгы юлы – 2015» XXXIII Бөтенроссия күмәк узышында һәм «Татарстан чаңгы юлы – 2015» республика узышында катнашты. Чаңгы узышларын Министрлыкның үзәк аппараты һәм Үзәк территориаль идарә – Залесный бистәсендәге “Кояшлы” лагерында, Кама буе территориаль идарәсе – Чаллының “Яр буе” паркында, Төньяк территориаль идарә – Арчаның үзәк стадионында, Идел-Кама территориаль идарәсе – Чистайның Мебель фабрикасы микрорайонында, Ык буе территориаль идарәсе – Азнакай районының Чаңгы базасында, Идел аръягы территориаль идарәсе – Буа шәһәренең “Нарат урманы”нда, 

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының хокукый тәэминәт бүлеге башлыгы Владимир Александрович Тронин юбилей үткәрә. Ул Министрлыкта 2013 елның мартыннан бирле эшли. Юриспруденциядәге тулай стажы – 20 елдан артык.

Экология министрлыгы коллективы Владимир Александровичны туган көне белән котлап, аңа иң кыю план һәм башлангычларында уңышлар, бетмәс яшәү энергиясе, озын гомер һәм корычтай сәламәтлек тели.


Чаллы шәһәре, ВСО районы, Төзелеш ур. 56/2 адресы буенча урнашкан җитештерү базасындагы морҗадан начар исле төтен чыгу турында гражданнардан кайнар линия аша кергән хәбәр нигезендә Кама буе территориаль идарәсе белгечләре административ тикшеренү үткәрде. Территориаль идарәнең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре пычрану чыганагыннан пробалар алды. Хосусый эшмәкәр А.Г.Прокофьевка карата “Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу” РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча беркетмә төзелде. Эш материаллары аның эшчәнлеген административ туктату өчен шәһәр судына юнәлтелде. Чаллы суды карары белән хосусый эшмәкәр А.Г.Прокофьевның эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылды.



18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 25-27 февралендә Япониядә Яшел төзелеш технологияләре һәм экологик чиста торак йортлар буенча 5нче “ECO House & ECO Building Expo 2015” халыкара күргәзмәсе үткәрелә. Профессионаллар игътибарына экологик төзелеш, биналарны төзегәндә һәм аларны хезмәтләндергәндә чиста энергетик технологияләр (энергия саклау, яңартмалы энергия чыганаклары) куллану, био-төзелеш, агачтан һәм башка эко-материаллардан җыелма һәм мобиль торак конструкцияләре ясау өлкәсендәге соңгы продуктлар, технологияләр һәм чишелешләр тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә вакытында техник конференция дә үткәреләчәк.



17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов “Россиядә калдыклар белән эш итү: практик мәсьәләләр” халыкара интернет-конференциясе эшендә катнашты. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы карары нигезендә, калдыклар белән эш итү өлкәсендә дәүләт политикасының нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә. Анда Россиянең 10 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 40тан артык докладчы катнаша. Интернет-конференциянең программасына пленар утырыш һәм 4 түгәрәк өстәл кертелгән.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 11 февралендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан халкыннан Түбән Кабанга юынты су агызу факты буенча мөрәҗәгать кергән иде. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Казан табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә шул урынга барып, Казан шәһәре яңгыр канализациясе торбасыннан юынты су агызылуны ачыкладылар. 12 февральдә Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы

13
февраль, 2015 ел
җомга
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстан Олимпиада үзәге белән берлектә, “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән социаль-экологик конкурс үткәрә. Аның максаты – табигый байлыкларга сак, бәрәкәтле караш тәрбияләү, балаларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 классларында укучы, туган як табигатен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар катнаша ала.
Конкурс ике юнәлештә үткәрелә:
– “Татарстанның табигатен саклыйк!” табигать саклау акциясе;
– социаль плакат конкурсы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International