Чаллы шәһәре, ВСО районы, Төзелеш ур. 56/2 адресы буенча урнашкан җитештерү базасындагы морҗадан начар исле төтен чыгу турында гражданнардан кайнар линия аша кергән хәбәр нигезендә Кама буе территориаль идарәсе белгечләре административ тикшеренү үткәрде. Территориаль идарәнең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре пычрану чыганагыннан пробалар алды. Хосусый эшмәкәр А.Г.Прокофьевка карата “Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу” РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча беркетмә төзелде. Эш материаллары аның эшчәнлеген административ туктату өчен шәһәр судына юнәлтелде. Чаллы суды карары белән хосусый эшмәкәр А.Г.Прокофьевның эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылды.
Кама буе территориаль идарәсенең Чаллыдагы кайнар телефон линиясе – (88552) 59-36-39.
Министрлыкның матбугат хезмәте