Казанда «Татарстан табигатен саклыйк!» дигән республика социаль-экологик конкурсы бара

2015 елның 13 феврале, җомга
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстан Олимпиада үзәге белән берлектә, “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән социаль-экологик конкурс үткәрә. Аның максаты – табигый байлыкларга сак, бәрәкәтле караш тәрбияләү, балаларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 классларында укучы, туган як табигатен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар катнаша ала.
Конкурс ике юнәлештә үткәрелә:
– “Татарстанның табигатен саклыйк!” табигать саклау акциясе;
– социаль плакат конкурсы.
Эшләр 2015 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International