«Россиядә калдыклар белән эш итү: практик мәсьәләләр» интернет-конференциясе

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов “Россиядә калдыклар белән эш итү: практик мәсьәләләр” халыкара интернет-конференциясе эшендә катнашты. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы карары нигезендә, калдыклар белән эш итү өлкәсендә дәүләт политикасының нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә. Анда Россиянең 10 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 40тан артык докладчы катнаша. Интернет-конференциянең программасына пленар утырыш һәм 4 түгәрәк өстәл кертелгән. Аның эшендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре, фәнни оешмалар белгечләре, җитештерү һәм куллану калдыклары өлкәсендәге алдынгы Россия һәм чит ил экспертлары, Россия һәм чит ил бизнес җәмгыятьләре вәкилләре, калдыклар белән эш итү өлкәсендә алдынгы технологияләр ясаучылар, махсус җиһазлар җитештерүчеләр һәм таратучылар катнаша.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International