Төньяк һәм Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәләренең рөхсәтсез кар ташлау урыннарын ачыклау буенча эш йомгаклары

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Рөхсәтсез кар ташлау урыннарын ачыклау буенча 2015 елда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары үткәргән рейдлар барышында 1 бозу очрагы ачыкланган. Балтач районында бер физик затка Тышкы төзекләнеш кагыйдәләрен бозу (ТР КоАП 3.6 ст. 1 ө.), хосусый йорт янындагы территориягә кар өю буенча беркетмә төзелгән. Балтач ш.т.бистәсенең урам һәм тыкрыкларыннан кар махсус әзерләнгән, Балтачның төньяк өлешендә урнашкан 2.5 гектар мәйданга чыгарыла. Балтач бистәсенең тикшерелгән өлешендә рөхсәтсез кар өемнәре табылмаган.

Арча һәм Кукмара муниципаль районнарында бозулар ачыкланмаган. Урам һәм тыкрыклардан кар махсус әзерләнгән мәйданнарга чыгарыла. Арчадан 2 км төньяктарак кар ташу өчен 5358 кв.м.лы мәйдан билгеләнгән. Кукмара ш.т.бистәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә билгеләнгән кар ташу урынының мәйданы 3 гектар.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2015 ел башыннан алып 18 бозу очрагын ачыклаган: Әлмәт районында – 3, Бөгелмә районында – 2, Лениногорск районында – 3, Норлат районында – 10 очрак. Рөхсәтсез кар ташлау урыннарын ачыклау эшләре дәвам итә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International